Җәмәгать урынында битлек кимәгәннәргә – штраф

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Башта махсус төзелгән мобиль төркемдәгеләр  тәртипне сакламаган кешеләргә сөйләп-аңлату белән чикләнде. Моннан тыш, кибетләргә, даруханәләргә, чәчтарашханәләргә керү юлында беренче көннән үк битлексез керергә ярамый, дип кисәтә торган белдерүләр пәйда булды. Хәзер закон бозучыларга карата тагын да катгыйрак чаралар күрелә башлады – алар административ җавапка тартылалар.

Мәсәлән, Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан  инде гражданнарны административ җавапка тарту турында өч карар чыгарылган һәм 1 000әр сум күләмендә штраф билгеләнгән. Әлеге бөгелмәлеләр кибетләрдә һәм почтада республика территориясендә югары әзерлек режимы кертелгән чорда шәхси саклану чараларыннан башка булган.

Моннан тыш, төрле хокук бозулар, шул исәптән хезмәткәрләр тарафыннан эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен берничә шәхси эшмәкәр һәм вазыйфаи затка штраф салынды, Суд аларга 10 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International