Май аенда Бөгелмә районында 91 бала туган, бу узган елның шушы чорына караганда, 13 балага күбрәк.
Аларның 46сы – малай һәм 45е – кыз, шул исәптән 1 игезәк. Май аенда Бөгелмә районында күп балалы гаиләләр саны 21 гаиләгә арткан.
Бөгелмәнең 6 гаиләсендә дүртенче бала туган. 30 гаиләдә – беренче, 34 гаиләдә – икенче бала дөньяга килгән. Бу айда иң зур баланың гәүдә авырлыгы 4760 гр. тәшкил иткән, ә иң кечкенә баланың авырлыгы – 2250 гр. булган
Егор, Тимур, Артём, Валерия, Милана, Мираслава элеккечә популяр исемнәр булып кала бирә.
Майда иң гадәти булмаган исемнәр Савва, Сэм, Самуил, Элеонора, Эсмира булды.