Бөгелмәдә волонтерлар һәм студент отрядлары Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркы территориясендә үсентеләр утыртты. Агач утырту акциясен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышладылар.
Акциядә катнашучыларны төркемнәргә бүлделәр. Һәрберсендә ике-өч кеше. Шул ук вакытта битлекләр һәм перчаткалар - мәҗбүри.
«Бөгелмә урман хуҗалыгы» юкә үсентеләре бирде. Юкә материал сыйфатында очраклы рәвештә генә сайланмаган. Ул үзенең таләпчән булмавы һәм матурлыгы өчен сайлана. Бу агачлар бөгелмәлеләрне исләре белән озак еллар буе сөендерәчәк.