Татарстанда 5 июньнән тагын берничә чикләү бетерелә

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 5 июньнән яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән кайбер чикләүләр үз көчен югалта.
ТР Министрлар Кабинеты 208 нче карарга тиешле үзгәрешләр кертте. Документ республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Җомга көннән республикада храмнар, фитнес-үзәкләр, спорт үзәкләре, бассейннар, мунчалар һәм сауналар ачыла. Әмма алар үз эшләрендә кайбер таләпләрне үтәргә тиеш. Фитнес-үзәкләрдә җиһазлар социаль дистанцияне үтәүне исәпкә алып урнаштырылырга тиеш. Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнү залында 4 кв. метрга бер генә кеше булу рөхсәт ителә. Төркемле йөзү бассейннарында урын бер кешегә 5 кв. метрдан, ә юлларга бүленгән бассейннарда 10 кв. метрдан да ким булмаска тиеш.

Чиркәүдә булганда битлек һәм перчатка кию мәҗбүри. 400 кв. метр мәйданлы храмнарда 4 квадрат метр мәйданда бер генә кеше булу рөхсәт ителә. 400 кв. метрдан артык мәйданлы корылмаларда бер үк вакытта 100 дән артык кеше (руханиларны һәм хезмәткәрләрне дә кертеп) булмаска тиеш. 5 июньнән республиканың 31 районында сәүдә үзәкләренең эше рөхсәт ителә.

Районнарның тулы исемлеге карарның кушымтасында күчерелгән. Сәүдә үзәкләре өчен дә бер үк вакытта сәүдә залында булган кешеләрнең рөхсәт ителгән иң чик санына чикләүләр кертелә: 1 кеше 4 кв.метр исәбеннән. Җомга көннән төнге кибетләрнең эшен чикләү бетерелә, ягъни кибетләр тәүлек буе эшли ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International