Әлеге конкурста катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Конкурс эшләрдә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәш буенча заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук әлеге юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.