2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры гражданнарны видеоэлемтә режимында бердәм кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылырга кирәк: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе). Гражданнар үз сорауларын "Skype", "Zoom" яки "WhatApp" программалары аша турыдан-туры тоташу юлы белән Сария Сабурская һәм Марат Садыйковка бирә алачак.