Бөгелмә районындагы сулыкларда коену тыела

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

ХӨРМӘТЛЕ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ХАЛКЫ!
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә! Татарстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге тарафыннан сулыкларның санитар торышын тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Бөгелмә муниципаль районының су объектларында коену тыела!

Әлеге сулыкларда коену сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә дә, тормышына да җитди куркыныч тудыра. Пычрак суда коенучыларга дизентерия, сальмонеллез, корсак тифы, вируслы “А” гепатиты кебек авыр чирләр йоктыру куркынычы яный. Моннан тыш, төрле паразитлар китереп чыгара торган авырулар һәм вируслы инфекцияләр эләгү дә ихтимал.

УЯУ БУЛЫГЫЗ!! Безнең район сулыкларында коенмагыз! Истә тотыгыз: сезнең сәламәтлек һәм исәнлек үзегезнең кулларда! Үзегезне дә, якыннарыгызны да көтелмәгән куркынычлардан саклагыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International