Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Илнең Төп законына үзгәрешләр буенча гомумроссия тавыш бирүе ничек үткәреләчәге турында мәгълүмат.

Тавыш бирү кайчан узачак

РФ Конституциясенә үзгәрешләр буенча гомумроссия тавыш бирүен уздыру көнен РФ Президенты Владимир Путин билгеләде. Тавыш бирү 2020 елның 1 июлендә узачак.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен сайлау участокларына килгән татарстанлылар тавыш биргән кешеләр белән очрашмаячак. Чара Covid-19 дан тавыш бирүчеләрне саклау өчен күрелә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, 1 июльгә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Сайлау процессында катнашучыларның барысының да сәламәтлеге беренче урында тора», — дип шәрехләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, территория сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясенә тест ясаткан. Соңрак участок комиссияләре әгъзалары да бу процессны узачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда тавыш бирүгә әзерлек үткәрә. Коронавирус йоктырудан саклау чараларының берсе тавыш биреп чыгучылар белән тавыш бирергә килүчеләрне очраштырмау, алар арасында дистанция тәэмин итү. Моннан тыш, участокларга килгән сайлаучыларга паспортны элеккегечә сайлау участогы хезмәткәрләренә тапшырырга кирәкми. Документны ачып күрсәтү дә җитә.

Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары — бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм ручка белән тәэмин ителәчәк.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International