Бөгелмә районы китапханәсенә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китапларын тапшырдылар

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабын чыгарды. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә саллы өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Акция кысаларында Бөгелмә муниципаль районына Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов килде һәм шәһәр һәм район китапханәләре вәкилләренә китаплар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International