Кәгазьгә тормыш бүләк ит: Бөгелмә мөхтәсибәте хәйрия акциясендә катнашты

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы үзәк район мөхтәсибәте «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясендә катнашты.

Акция барышында катнашучылар 237 кг кәгазь җыйдылар. Шәһәр һәм район мәчетләренә килүчеләрнең актив катнашуы сөендерә. Җыелган чималны макулатура кабул итү пункты аша эшкәртүгә озаттылар. Алынган акчаларны мөхтәсибәт авыр авырулы балаларны - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тәрбияләнүчеләрен дәвалауга юллаган.

Акциядә катнашучыларга, битараф булмаучыларга һәм табигатьне яратучыларга зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International