Татарстанда Кыр көне кысаларында 2019 елда терлекчелек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды

2020 елның 3 июле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстанда кыр көне – 2020 күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында терлекчелек буенча белгечләр белән түгәрәк өстәл үткәрде. Катнашучылар терлекләрне идентификацияләүнең актуаль мәсьәләләре, сөт терлекчелегендә прогрессив мәгълүмати технологияләр кертү, терлекләр үрчетүнең нәтиҗәлелеге, терлекләрне ашату һәм тоту технологиясе, шулай ук тармак өчен аеруча актуаль булган башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучыларга РИВЦның коммерция бүлеге җитәкчесе Дәнис Сәйфетдинов 2020 елда Татарстанда эре мөгезле терлекләрне бердәм идентификацияләү башлануы турында мәгълүмат бирде. Ул системаның эше турында җентекләп сөйләде һәм аны презентацияләрдә күрсәтте: терлеккә мәгълүмат системасына кертелгән, биркада яки чипта язылган бердәм уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне районның ветеринария хезмәте башкара, шуның белән ул хайванның булуы раслана. Шул ук вакытта, терлек хуҗасы үз терлеген тикшереп тора ала һәм конкрет терлек буенча ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала. Бердәм номердан башка терлек суюга, бигрәк кибетләргә сату өчен эләгә алмый. Һәр сатып алучы, кирәк булганда, хайванның килеп чыгышын һәм ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карарга мөмкин. Моннан тыш, хайванны теркәү номерыннан башка рәсми рәвештә яраксызга чыгарып булмый. Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайланды. Аларда хәзерге вакытта ветеринария хезмәтләре белгечләрен укыту бара. Программа продуктын гамәлгә кертү операторы - «РИВЦ» АҖ, ул персоналны укыту белән шөгыльләнә һәм программаның үтәлешен тикшереп тора, шулай ук Татарстан Республикасы буенча уникаль номерлы биркалар белән тәэмин итә. Унификацияләнгән идентификация номерларын гамәлгә кертү 2020 елда шулай ук Татарстанның һәр районында база хуҗалыкларында башкарылачак. Барлыкка килгән барлык мәсьәләләр буенча, программаны субсидияләүне һәм биркалар сатып алуны да кертеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 (өстәмә 8) бердәм телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

Моннан тыш, түгәрәк өстәл барышында яңа цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү һәм шулар нигезендә эшләү зарурлыгын ассызыкладылар. Терлекчелекне цифрлаштыру юнәлеше җитәкчесе Марат Гатиятуллин DINAMICA GENERALE программасы мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде һәм азык катнашмаларын әзерләүгә автоматлаштырылган контрольнең ничек эшләвен презентациядә күрсәтте. Бу блок ярдәмендә транспортерлар лентасының хәрәкәтенә, төрле силослардан материал алу процессларына идарә итәргә мөмкин, әлеге операцияләрне аның белән җиңелрәк һәм тизрәк башкарып була. Бу җайланма 60/40 субсидияләү программасына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International