Линар Закиров “Кызыл канәфер” акциясенә старт бирде

2020 елның 10 июле, җомга

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров район территориясендә “Кызыл канәфер” бөтенроссия акциясенә старт бирде һәм аны шәхсән хуплады.

Акция «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә, «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә.

Шәһәрдә һәм районда «Кызыл канәфер» значокларын тарату белән «Җиңү волонтерлары» ВОД Бөгелмә бүлекчәсе шөгыльләнәчәк. Шулай ук аларны "Магнит" һәм "Пятерочка" кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International