Яшелләр - Бөгелмәдә!

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Саф һавада бушлай тренировкаларның федераль проекты «Яшел фитнес» Бөгелмәдә старт ала. 18 июльдән шәһәр халкы һәм кунаклары фитнес дәресләрендә катнаша алачак.

Атна саен бушлай үткәрелүче спорт чаралары һәм шәһәрләрнең җәмәгать урыннарында тренировкалар: паркларда һәм скверларда, пляжларда, яр буйларында һәм мәйданнарда - болар барысы да «Яшел Фитнес». Әлеге социаль әһәмиятле проект халыкның төрле төркемнәрен: яшьләрне, балаларны, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрне берләштерә. Проектның төп бурычы - сәламәтлекне, актив тормыш позициясен саклау һәм гражданнарның ялын оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International