Су коены сезон Татарстанда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне бетерү буенча өченче этапта гына ачылачак. Су коену өчен җиһазландырылган рәсми пляжларда да су коену тыела.
Статистика буенча суда үлүнең 80% ка якыны исерек хәлдә коену, шулай ук җиһазланмаган һәм тыелган урыннарда су коену сәбәпле килеп чыга.
Җәй буе рөхсәтсез коену урыннарында ЮХИДИ инспекторлары һәм муниципаль берәмлекләр комиссияләре махсус рейдлар үткәрәчәк. Тыелган урында коену өчен хокук бозучылар административ җаваплылыкка һәм штрафка тартылырга мөмкин.