Халык санын алу - Россия телләре һәм халыклары турында белү мөмкинлеге

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Халык санын алу Россиядә нинди телләрдә сөйләшү, көнкүрештә ниндиләренең еш кулланылуы, ә кайсылары ярдәмгә мохтаҗ булуын төгәл белергә ярдәм итәчәк.

Татарстан Россиянең күп милләтле төбәкләренең берсе, 173 дән артык милләт вәкилләре республика территориясендә яши. Аларның иң күбе татарлар (халыкның гомуми саныннан 53,2 %), руслар (39,7 %) һәм чуашлар (3,1 %).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1-30 апрелендә узачак. Ерак территорияләрдә ул 2020 елның 1 октябрендә башланачак һәм 2021 елның 30 июнендә тәмамланачак. Исәпкә алуның башлангыч нәтиҗәләре 2021 елның октябрендә билгеле булачак. Ахыргы нәтиҗәләрне 2022 елның IV кварталында бастырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International