Бөгелмә шәһәре һәм районы Имам-мөхтәсибенең Корбан бәйрәме белән котлавы

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Корбан гаете белән! Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Кадерле кардәшләр, һәммәгезне дә Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!  “Ид әл-әдха” – бөтен дөнья мөселманнары өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Бу бөек көн Ибраһим пәйгамбәрне һәм аның Аллаһка булган олуг мәхәббәтен хөрмәтләү көне. 

Корбан бәйрәме – яктылык һәм шәфкатьлелек, тынычлык һәм татулык, әйләнә-тирә дөньяга ихтирамлы мөнәсәбәтне аңлата. Бу бәйрәмне билгеләп үткәндә, без гамәлләребез һәм эшләребез белән  Ислам нигезенә салынган принципларны чагылдырырга тиешбез. Иң мөһиме – Раббыбыз бары тик игелекләрне генә кабул итә, аңа корбан да, кан кою да кирәк түгел. Әмма кеше хәленә керә белү, игелек хакына нидер корбан итә алу – иманлы кешене Аллаһы Тәгалә шуңа өнди. Шуңа күрә дә бу көннәрдә корбан чалу, мохтаҗларга итен тарату яки башкача сәдака бирүнең кыйммәте аеруча арта. 

Якты бәйрәмдә без Аллаһтан үзебезгә, якыннарыбызга иминлек, сәламәтлек, авыруларга шифа, мохтаҗларга ризык сорап, дога кылабыз. Игелекле һәрбер гамәлегез өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын мулдан бирсен, ике дөнья рәхәтен насыйп итсен. 

Ихтирам белән,

Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ,

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе,

ТР Көньяк-көнчыгыш казые. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International