«Эшлекле дүшәмбедә» Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров берничә кадрлар үзгәрешен атады.
Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе итеп Фәния Мәдәхәт кызы Хәйруллина билгеләнде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе итеп Эльмира Рафиковна Җамалиева билгеләнде.
«Билгеләнгән җитәкчеләр шактый озак вакыт район башкарма комитеты системасында эшләделәр. Шуңа күрә куелган бурычларны башкарып чыгачакларына шик юк. Яңа эш урынында Фәния Мәдхәт кызына һәм Эльмира Рафыйк кызына уңышлар телибез”, - дип билгеләп үтте Линар Закиров.