Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдә гадәти формада укучылар кабул итәргә әзерләнә

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Мәгариф учреждениеләрен ачу буенча соңгы карарны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итәчәк.

Бу хакта  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина “Татар- Информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде. Авдонина билгеләп үткәнчә, Татарстанда тотрыклы эпидемиология вәзгыяте гадәти укытуны планлаштырырга мөмкинлек бирә. Әмма соңгы карар Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы карамагында калачак. Авдонина сүзләренчә, сентябрьгә кадәр белем бирү учреждениеләрен яңа кагыйдәләр буенча кабул итүгә әзерләү өчен вакыт бар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International