Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров атналык эшлекле дүшәмбе үткәрде. Киңәшмә барышында үткән атнага йомгак ясады һәм агымдагы планнарны билгеләде.
Алабугада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе узды. Президент БДИны 100 һәм 200 баллга тапшыручылар белән очрашты.
Бердәм дәүләт имтиханында иң күп балл Татарстанның 200дән артык чыгарылыш укучысы җыйды. Бер предметтан 205 кеше 100 балл җыйды, ә ике фән буенча 100 балл - 17 укучы. Алар арасында 6 нчы мәктәпне тәмамлаган, 200 баллы укучы Евгения Орешкина да бар.