«Татарстан: сәламәтлеккә өстенлек»: Бөгелмәдә Милли проектны гамәлгә ашыру

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Милли проект күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә торган Бөгелмә муниципаль районының сәламәтлек саклау системасы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - гомуми диспансеризация.

2020 елда өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру планы 21155 кеше тәшкил иткән. Эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау сәбәпле вакытлыча профилактик медицина тикшерүе уздыру туктатылган. Ел башыннан 4912 кеше каралган, бу планның 50% ын тәшкил итә.

15 нче августтан башлап, санитар-эпидемиягә каршы режим таләпләрен үтәп, өлкән яшьтәге халыкка профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация уздыру яңартыла.

2020 елның сентябреннән Бөгелмә муниципаль районында «Мобильная поликлиника» күчмә комплексы эшли башлый, ул - авыл халкы өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International