Бөгелмә районы Башкарма комитеты шәһәрнең үзәк урамнарының берсе - Муса Җәлилне төзекләндерү проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар уздырды. Ул уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча бөтенроссия конкурсында катнашырга әзерләнү кысаларында үтте.
Исегезгә төшерәбез, уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары конкурсы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектына кертелде.
2018 елдан Россия Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелә. Анда 100 мең кеше яшәгән шәһәрләр, шулай ук федераль һәм төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлекләр катнаша.
Татарстан Республикасыннан конкурста катнашуга 12 гариза бирелгән, шул исәптән - Бөгелмә муниципаль районыннан.