30 август көнне, Татарстан Республикасы көнендә, Бөгелмәдә Сабаховларны шатлыклы вакыйга - уллары туу белән котладылар.
26 августта табиблар - Тимур Илдар улы һәм Гүзәл Минулла кызы гаиләсендә беренче бала - уллары Фәргать дөньяга килде. Бөгелмә районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закиров исеменнән гаиләне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары О.А. Плеханова котлады, ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, истәлекле билге тапшырды. Әти-әниләргә сабыйның беренче хокук билгеләүче документы - туу турында таныклык тапшырылды. Без Сабаховлар гаиләсенә иминлек һәм бәхет телибез.