Халыкның беренче совет халык санын алу көненнән йөз еллык юбилее

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Нәкъ 100 ел элек 1920 елның август ахырында беренче совет халык санын алуга старт бирелде.

Ул вакытта халык санын алу Россия халкының 75% ын гына колачлый, чөнки илнең кайбер төбәкләрендә әле хәрби хәрәкәтләр алып барылган.

1920 елда халык санын алу ТАССР халык санын алу тарихында беренче мәртәбә була. Аның мәгълүматларына караганда, ул вакытта Татарстанда 2,9 млн. кеше яшәгән, шуларның 8,5%ын шәһәр халкы һәм 91,5%ын авыл халкы тәшкил иткән.

2020 ел башына безнең республикада яшәүчеләрнең саны 3,9 млн. кеше тәшкил иткән, шуларның 76,9%ы шәһәр халкына һәм 23,1%ы авыл халкына туры килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International