"ТР Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, начар метеорологик күренешләр фаразлана.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 3 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы +4..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +15..+18˚.
03.09.2020 елга урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнең дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның 3-4 класс янгын куркынычы фаразлана.
Урманнарның югары (4 сыйныф) янгын куркынычы Бөгелмә МРда фаразлана.