Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 11 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле җил көтелә: көчәйгәндә 15-20 м/с (Казанда 18 м/с га кадәр), яшен, төнлә һәм иртән томан.
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә, урыны белән кыска гына яңгыр, томан. Иртән һәм көндез кайбер районнарда яңгыр, яшен. Минималь һава температурасы төнлә +8..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +15..+19˚.