Республика КОНСТРУКТИВ онлайн-форумына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Нәрсә ул?

Татарстан Республикасы яшьләре экстремизм, терроризм һәм деструктив күренешләрне профилактикалау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, психологлар һәм әлеге проблема белән шөгыльләнүче белгечләр белән фикер алыша һәм, әлбәттә, үз проектларына матди һәм административ ярдәм һәм яклау ала алачак.

Анда катнашу өчен atmrt.ru/wearetheworld сайтка кереп, белем бирү мәйданчыгын сайларга һәм гариза бирергә кирәк.

Форум онлайн-форматта узачак, гаризалар 23 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүче проектын тормышка ашыру өчен матди һәм административ ярдәм алачак, ә иң актив катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр бирү карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International