«Гражданлык мониторингы» акциясе кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары эчке эшләр бүлегенең берничә бүлекчәсен тикшерде.
Җәмәгатьчеләр бинаны һәм видеокүзәтү системасын карап чыктылар, оператив кизү торучыларның һәм аларның ярдәмчеләренең җайга салынган эшен билгеләп үттеләр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча полиция хезмәткәрләре адресына кисәтүләр килмәде, аларның эше уңай бәяләнде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.