Линар Закиров Бөгелмә шәһәре мэры, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Бөгелмәдә дүртенче чакырылыш шәһәр һәм район Советларының беренче сессиясе узды. Чарада алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - Бөгелмә муниципаль районы башлыгын, Бөгелмә шәһәре мэрын сайлау. Программалы чыгыш белән хәзерге башлык Линар Закиров чыгыш ясады.

«Безне алдагы биш елда авыр һәм җаваплы эш көтә. Без халык алдында ышанычыбызны акларга тиеш. Бөгелмә Татарстанның көньяк – көнчыгыш үзәге, өзлексез үсүче һәм чәчәк атучы шәһәр булсын өчен, без бергә барысын да эшли алачакбыз!» ,- диде Линар Закиров.

"Линар Рөстәм улы соңгы 6 ел дәвамында районны уңышлы җитәкләде. Шушы еллар эчендә ул үзен катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар кабул итәргә сәләтле, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә район һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кыю рәвештә яклый торган нәтиҗәле һәм принципиаль җитәкче буларак күрсәтте. Сезнең ярдәм белән, хөрмәтле депутатлар, аның киләчәктә дә муниципаль берәмлек алдында торган барлык бурычларны халкы файдасына уңышлы башкарып чыгачагына шигем юк", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Бөгелмә шәһәр һәм район Советлары сессияләрендә Линар Закиров кандидатурасы өчен 20 шәһәр депутаты һәм 38 район депутаты тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International