Бөгелмәдә Бөгелмә мэры урынбасарын сайладылар

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Ачык тавыш бирү барышында Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары итеп Ирина Борисовна Белова сайланды. Шәһәр мэры Линар Закиров аның кандидатурасын дүртенче чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының беренче утырышында яңгыратты. Тәкъдим ителгән кандидатураны 20 депутат бертавыштан хуплады.

Билгеләп үтик, Ирина Белова IV чакырылыш 10нчы номерлы «Тукай» бермандатлы сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советы депутаты. Ике югары белемгә ия. Хезмәт эшчәнлеген халыкка социаль хезмәт күрсәтү территориаль үзәгендә башлый. Белгечтән үзәк директоры урынбасарына кадәр юл уза. 2006 елдан бирле Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International