Яңа чакырылыш депутатлары сессиядә Бөгелмә районы Башлыгы урынбасарын сайладылар

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бөгелмә район Советының 38 депутаты Бөгелмә районы башлыгының хәзерге урынбасары Фәнис Вагыйз улы Мөхәммәтов кандидатурасын бертавыштан хуплады. Ул 7нче номерлы Петровка бермандатлы сайлау округы буенча IV чакырылыш Бөгелмә район Советы депутаты.

Фәнис Мөхәммәтов 1970 елда ТАССРның Куйбышев районында туган. Хезмәт эшчәнлеген Тельман исемендәге колхозда башлаган.1998 елда Бөгелмәгә күчеп килә. 2010 елга кадәр авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшли. 2010 елдан бүгенге көнгә кадәр Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International