Бөгелмә муниципаль районында җылылык бирү сезоны рәсми рәвештә 16 сентябрьдә башланды, әмма җылылык барысында да шунда ук барлыкка килмәде, тоташтыру акрынлап барды. Шуңа күрә шәһәр халкы социаль челтәрләрдә түләүләр буенча резонанслы сораулар бирә башлады. Җылылык өчен исәп-хисап турында Бөгелмә башкарма комитеты аңлата.
- Торак йортларның төп өлеше җылылык өчен факт буенча түли. Ягъни, конкрет йортны җылыту өчен күпме җылылык энергиясе кирәк булды, моның өчен халык түләячәк тә. Мондый йортларда исәпләү приборлары урнаштырылган, алар ресурс куллануны терки. Гомумйорт исәпкә алу приборы куелган йортларда яшәүчеләр сентябрьнең җылы булган көннәре өчен генә түлиячәкләр. Бөгелмә муниципаль районында андый йортлар 372.
- Бөгелмә торак йортларының гомуми саныннан 30 проценттан аз гына артыграгы җылылык өчен норматив буенча түлиләр. Димәк, түләү җылылык сезоны айларында ресурсны фактта кулланган өчен түгел, ә 8 ай дәвамында тигез өлеш белән башкарыла. Мондый йортлар өчен ягып җылыту сезоны башлану датасы квитанциядәге суммага берничек тә тәэсир итми.
Хисапланган сумма буенча сорауларыгыз булса, беренче чиратта идарәче компаниягә яки ТСЖга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәкъ менә идарәче оешмалар Бөгелмәдәге күп фатирлы йортларның күбесендә коммуналь хезмәтләрне башкаручылар булып торалар.