Бөгелмәдә "Балалар илне сүрәтли" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2020 елның 23 октябре, җомга

Бөгелмәдә һәм районда «Балалар илне сүрәтли»14 нче республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурста Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкән төркем балалары катнашты.

«Балалар илне сүрәтли» конкурсы елдан-ел популярлаша бара. Быел 77 бала катнашты һәм алар барысы да дипломнар һәм бүләкләр алды.

Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицееннан Аделина Минһаҗева «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы" номинациясендә төбәк конкурсында җиңүче булды, Казанда узган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International