Исәпкә алу Россиянең кыен үтеп кереп була торган һәм ерак өлкәләрендә башланды инде, ә 2021 елның апрелендә ул илнең күпчелек өлешендә узачак. Эшкә 360 меңгә якын исәпкә алучы һәм кыр контролерлары җәлеп ителәчәк. Башта алар бераз укулар узачаклар, ә аннары үз вазифаларына керешәчәкләр.
Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов җанисәпнең һәрвакыт студентлар ярдәме белән үтүен ассызыклады. Бу юлы Росстат өчен яшьләрнең катнашуы аеруча мөһим: исәпкә алучылар планшетлардан файдаланачак, ә яшьләр компьютер техникасы белән бик яхшы таныш.
Исәпкә алучы булыр өчен хәзер үк язылырга мөмкин. Статистиканың территориаль бүлекләре теләүчеләр исемлеген төзи. Контактларны үзегезнең регионда бу сылтама буенча таба аласыз: https://rosstat.gov.ru/territorial