1 декабрьдә гражданнарны кабул итү декадасы старт ала

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

1 декабрьдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көне уңаеннан, гражданнарны кабул итү декадасы старт ала.

Партиянең Бөгелмә җирле бүлекчәсе барлык дәрәҗәдәге депутатлар, вазыйфаи затлар һәм ведомство җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итүне оештыра. Гражданнарны кабул итү дистанцион форматта узачак.

Хәзерге вакытта 17 бөгелмәле кабул итүгә язылган. 2 декабрьдә онлайн-кабул итүне РФ Дәүләт Думасы депутаты Леонид Якунин, 3 декабрьдә-РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйруллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов, 9 декабрьдә – ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов үткәрәчәк. Кайнар линия телефоны 4-03-99.

"Сайлаучылар бездән ярдәм көтә. Гражданнар мөрәҗәгатьләрендә халыкка максималь ярдәм күрсәтүегезне сорыйм", - диде Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International