Метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2020 елның 4 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек районнарда явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 2-7 метр тизлектә. Төнлә һәм иртән минималь температура -19 -22, аязган вакытта -24..-29˚. Көндез максималь һава температурасы -12..-16˚. Юлларда бозлавык.

Урамнар һәм юлларда йөргәндә игътибарлы һәм сак булыгыз. Урамда булганда, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары белән янәшә урнашудан сакланыгыз. Балалар артыннан күзәтегез, өлкән һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ышаныч телефоны: 8(843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International