15 гыйнварда Бөгелмәдә болытлы, көндез аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле, аерым районнарда буран. Көндез бераз кар. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-15˚. Көндез максималь һава температурасы -10..-13˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.