"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Батырлык дәресләре

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Ел саен, 27 гыйнварда, илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Бу көнне, 77 ел элек, 872 көн дәвамында шәһәрнең геройларча саклануы тәмамланды. Немец гаскәрләре шәһәргә керә алмый.

Россия Хәрби дан көне алдыннан, «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18-21 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә волонтерлары "Блокадный Ленинград. Город непокоренных" батырлык дәресләре оештырдылар. Чарада машина төзелеше техникумыннан, аграр көллияттән, медицина училищесыннан һәм һөнәри-педагогик көллияттән 300дән артык студент һәм укытучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International