"Студентлар десанты" акциясе

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бөгелмә полицейскийлары һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Бөгелмә аграр көллияте студентлары өчен «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр.

Чара барышында балаларны полиция бүлегенең кизү бүлеге эшчәнлеге белән таныштырдылар, музей бүлмәсен күрсәттеләр. Балалар өчен алга таба эшкә урнашу һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү мөмкинлекләре турында агитацион әңгәмә үткәрелде. Шулай ук студентларга эксперт-криминалистларның, тикшерүчеләрнең эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Акция нәтиҗәләре буенча студентлар командасы һәм патруль-пост хезмәте командасы арасында волейбол буенча иптәшләрчә матч узды. Педагоглар һәм студентлар полиция хезмәткәрләренә кызыклы уен, танып-белү очрашуы өчен рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International