Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар өчен "Туган тел көне" үткәрелде

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Подлесный” бистәсе мәчетендә “Туган тел көне” дип исемләнгән балалар бәйрәме узды. Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, мәчет имамнары, мәхәллә халкы катнашты.

Олылар һәм балалар киез итекләрдә хоккей уйнадылар, спорт эстафеталарында көч сынаштылар. Кызлар өчен милли ризыклар бәйгесе оештырылды. Шулай ук теләге булган һәр кеше “Минем динем Ислам” викторинасында катнаша алды. Чара ахырында шигырьләр бәйгесе узды.

Барлык катнашучыларга “Татарча әлифба” һәм бүләкләр тапшырылды. Шигъри формада татар хәрефләрен истә калдырырга ярдәм итүче әлифба гаиләдә туган телдә сөйләшү кирәклеген искә төшерәчәк, туган телгә мәхәббәт тәрбияләячәк.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте бәйрәм оештырганы өчен “Подлесный” бистәсе мәчете активына рәхмәтләрен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International