Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары ТР мөселманнары Диния нәзарәте съездында катнашты

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

12 апрельдә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы VIII съезды узды. Съездда 1,5 меңгә якын имам катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Съезд башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов мөселманнар Диния нәзарәтенең структур бүлекчәләре: «Хузур» нәшрият йорты, «Зәкят» хәйрия фонды, «ТР Диния нәзарәте», «Хәләл» стандарты комитеты, төрле медиапроектлар эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган күргәзмә белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов республика мөфтиенең эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Без һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Татар телен, милли гореф-гадәтләрне саклау буенча уртак эш алып барабыз. Белем бирү проектлары тормышка ашырыла. Без үз дәрәҗәбездә төрле яклап ярдәм итәргә тырышабыз», - дип билгеләп үтте ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулачак. Юбилей көне кысаларында зур планнар билгеләнгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива иң югары федераль дәрәҗәдә хупланган. «Бу датаны лаеклы билгеләп үтәрбез, дип уйлыйм», - дип өстәде ул.

Съезд барышында делегатлар Камил Сәмигуллинны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайладылар. Шулай ук мөфтинең беренче урынбасары итеп – Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар Хәсәнов һәм Баш казый  итеп Җәлил Фазлыев сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International