Мөһим мәгълүмат: территорияләрне акарицидлы эшкәртү

2021 елның 30 апреле, җомга

5 майдан 8 майга кадәр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУнең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары филиалы белгечләре һава шартларына бәйле рәвештә, Кызыл Армия урамындагы парк территориясендә, Балалар паркында, В.Ленин һәйкәле янындагы үзәк мәйданда, шәһәр сулыгы янындагы скверда, чаңгы базасында, Азнакай чыгу юлындагы 3 зиратта, Әлмәт чыгу юлындагы зиратта акарицидлы эшкәртү (талпаннарга каршы) уздырачаклар.

Бу көнне әлеге урыннарда йөрүдән тыелып торуыгызны сорыйбыз, паркларда һәм скверларда булганда җирдән берни дә алмаска, кулларны яхшылап юарга һәм антисептик белән эшкәртергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International