25 мартта "Безнең ишегалды" программасында катнашучыларның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлегенә өйрәтү башланды. Бөгелмәдә укулар хакимият, идарә һәм челтәр оешмалары хезмәткәрләре, архитекторлар, юл эшләре буенча подрядчылар, җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, ишегалды территорияләренең актив кешеләре өчен үткәрелде.
Укуларны программа белгечләре һәм бизнес-тренерлар үткәрде. Түбәндәге блоклардан торды: катнашучыларның үзара хезмәттәшлегенең яңартылган схемасын тәкъдир итү, коммуникациянең һәм конфликтлы коммуникациянең база күнекмәләре буенча тренинг, узган ел кейсларын эшләү. Шулай ук блокларның берсе - халык мөрәҗәгатьләрен оператив хәл итү өчен ведомствоара эш күнекмәләрен үстерү.