Бөгелмә шәһәренең 11нче сыйныфын тәмамлаучы 432 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Төп һәм урта мәктәпне тәмамлаучылар өчен уку елы 22 майда тәмамланды. Бу көнне Бөгелмә һәм районның барлык мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 11 сыйныфны – 432, 9 сыйныфны 1024 укучы тәмамлый.

Бөгелмәдә Бердәм дәүләт имтиханы формасындагы йомгаклау аттестациясе 24 майдан башлана. Балалар 4 пункт базасында, 1, 3, 1 нче мәктәпләрдә һәм начар ишетүче балалар өчен интернат-мәктәптә рус телен тапшыралар.

Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе (310 кеше) - математика, 166сы - физика, 136сы - җәмгыять белемен сайлаган. Информатиканы, химияне, биологияне 100дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International