Бөгелмәдә шушы көннәрдә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы балалары өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек һәм аны оештыру мәсьәләләре турында Башкарма комитетның яшьләр эшләре секторы мөдире Илһам Сәгыйтов җиткерде.

2021 елның мартында «А.Д. Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәге» МБУ Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары реестрына кертелде.

Муниципаль программа нигезендә, язгы каникуллар чорында төрле тематик юнәлештәге 2 профильле смена оештырылды. А.Д. Губин исемендәге сәламәтләндерү үзәгендә март аенда 115 спортчы бала ял итте. Смена физкультура-спорт юнәлешендәге «уңыш навигаторы» дип аталды. Яр Чаллы шәһәренең «Крылатый» сәламәтләндерү лагеренда 160 бала язгы каникуллар чорында ял итте. Бару лагерь автобусларында үзәкләштерелгән формада оештырылган иде.

2021 елда Губин исемендәге үзәкнең җәйге сәламәтләндерү кампаниясе берничә сменаны үз эченә ала, шул исәптән, Бөгелмә муниципаль районы балалар һәм яшьләрнең ял итү программасы кысаларында, профильле һәм тематик, сәнгать-эстетик һәм интеллектуаль юнәлештәге сменаларны да. Әйтик, бу җәйдә лагерьда 700 бала һәм яшүсмер ял итә алачак, аларның 75% ы ТР Роспотребнадзор таләпләренә туры килә. Әлеге таләпләр кысаларында лагерьга керү бер моментта булачак һәм сменаның барлык көннәрендә балалар персонал белән бергә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International