Бөгелмә районы башлыгы гражданнарны кабул итте

2021 елның 29 мае, шимбә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров халыкны кабул итте.

Мәсьәләләр арасында: шәхси сектордагы урамнарга асфальт салу, шәхси йортта су булмау, яңа иҗтимагый оешма белән хезмәттәшлек итү, оешманың территориаль бүлекчәсенә бина бүлеп бирү, шулай ук агротуризм маршруты ноктасы буларак балык фермасын үстерү.

Һәр мөрәҗәгать итүче үз проблемасы буенча тулы консультация алды, аны хәл итүнең мөмкин вариантлары күрсәтелде. Барлык сораулар да башлык контроленә алынды һәм вәкаләтле затларга эш производствосына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International