Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү: бушлай субсидия һәм процентсыз кичектереп түләү

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Бөгелмә муниципаль районында торак мәсьәләсендә яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы эшли, ул ике механизм аша тормышка ашырыла – бушлай субсидия һәм процентсыз кичектереп түләү.

Программада катнашу өчен төп критерийлар – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча Башкарма комитетта исәпкә куелу), түләү сәләте (алдан хупланган ипотека кредиты турында белешмә яки үз тупланмалары) һәм ир белән хатынның 35 яшьтән олы булмавы.

Программада катнашу өчен яшь гаиләләр тулырак мәгълүматны Бөгелмә шәһәре, В.Ленин урамы, 98нче йорт, Яшьләр сарае бинасы, 80 каб. адресы буенча Башкарма комитетның яшьләр эшләре секторында алырга мөмкин. (тел: 8 (855594)4-68-25).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International