ГТО белән дус

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

9 июнь көнне 1нче спорт мәктәбенең спорт акробатикасы бүлегенең мәктәп яны лагерында "ГТО Дружим" дигән чара узды. Әлеге чара ГТО тестлау үзәге тарафыннан, 1нче спорт мәктәбе тренерлары белән берлектә, оештырылды.

Чарада спорт акробатикасы буенча 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм спорт разрядлары булган яшь акробатлар катнашты.

Яшь спортчылар сынауларны уңышлы үттеләр һәм лаеклы билгеләр бирелүне көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International