Бөгелмәчә бию дәресләре

2021 елның 11 июне, җомга

Балалар һәм яшьләр генә бии, дип кем әйтте? «Татар мәдәният үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре бу җәйдә әлеге стереотипны сындырды. Алар биюгә барлык яшь категориясенең дә буйсынучан булуларын исбатладылар.

"Барысы да бииләр!» без яңа проектны эшләтеп җибәрдек. «Урам-тайм» проекты 2021 елда сезонның яңа проекты булды. Бөгелмә тарихында татар биюләрен күпләп өйрәтүебез юк иде әле. Проектның төп максаты  - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында милли бию мәдәниятен халыкка кертү.

«Урам-тайм» «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында, ике атнага бер тапкыр уза. Очрашу урыны һәм вакыты үзгәрешсез кала: шимбә, 11.00 сәгатьтә, Ленин мәйданы җәяүлеләр фонтаны янында. Киләсе бию дәресе 19 июньгә планлаштырылган. Проектта һәркем катнаша ала. Иң мөһиме - теләк! Актив, сәламәт һәм позитив булу теләге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International