Муниципалитет бинасында Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм Бөгелмә шәһәр Советының берләштерелгән сессиясе узды. Көн тәртибендә 13 мәсьәлә каралды.
Сессия ахырында халык ышанычлылары шәхси гаризаны карадылар һәм 17 нче номерлы «вокзал» сайлау округы буенча Бөгелмә шәһәр Советы депутаты Швецов Михаил Викторовичның эш һәм яшәү урынын үзгәртүе сәбәпле, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул иттеләр.