26 июнь көнне 17:00 сәгатьтә Бөгелмәдә «Ефәк юлы» халыкара раллиенда катнашучылар парады узачак. Спорт бәйрәме кунакларын зур тамаша көтә, ул Техника йорты каршындагы мәйданда узачак (М.Җәлил ур., 31).
Программада: FMX13 Россия мотофристайл командасы чыгышы, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы, «Камаз-мастер» командасы чыгышы.
Программаның махсус кунагы - легендар «7Б» рок-төркеме.